Экспресс-яңалыклар
Сораштыру

Сез безнең сайтны карап барасызмы?

Нәтиҗәләр

Пенсионерны кызыксындырган сораулар

фотки 024Район ветераннар советы президиумы утырышы булыр алдыннан аның җитәкчесе Альберт Җамалиев: 

— Көн тәртибендә, нигездә, пенсионерларга медицина хезмәте күрсәтү, аларны бушлай дарулар белән тәэмин итү,  иминиятләү компанияләренең авыруларның хокукларын яклау мәсьәләләре каралачак, чөнки район пенсионерларын кызыксындырган сораулар болар, — дигән иде. Тулырак »

31 май көнне Мөрәледә авыл көненә багышланган бәйрәм үткәрелә. Рәхим итегез!

31 май көнне 13 сәгатьтә  Мөрәле авылында авыл көненә багышланган бәйрәм үткәрелә.Барыгызны да бәйрәмебездә көтеп калабыз.

Хөрмәтле абонентлар!

26 майда 8дән 20 сәгатькә кадәр ремонт эшләре булу сәбәпле, Арча шәһәрендә, Арча станциясендә, Күпербаш, Казиле, Түбән Мәтәскә, Югары Мәтәскә, Утар Аты, Түбән Аты, Югары Аты, Урта Аты, Наласа, Божа, Зур Бирәзә, Урта Бирәзә, Югары Бирәзә, Күкчә Бирәзә, Каенсар, Яңасала, Кәче, Венета, Якты Көн, Чулпан, Красная Горка, Михайловка, Штерә, Иске Чүриле, Татар Кәдрәге, Ашабаш, Төбәк–Чокырча, Айван авылларында, Балык хуҗалыгында вакытлыча газ бирү туктатыла. Газ приборлары краннарын ябуыгыз, газ хезмәткәрләренә газ приборларын тикшерергә мөмкинлек тудыруыгыз сорала. Абонентлар өйдә булмаган очракта, газ бирү туктатыла.

Тулырак »

Зур тизлектә барган чит ил машинасы сыерларны бәрдерә

Узган якшәмбедә зур тизлектә барган чит ил машинасы “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтенең юл аркылучы сыер көтүенә килеп керә. Нәтиҗә аяныч: сөтлебикәләр арасында яраланучылар, һәлак булучылар бар, кырыйга очкан машина яраксыз. Ә менә шоферны иминлек мендәрләре саклап калган. Тулырак »

Арчада “Милли кухня” көне үтте

17 майда Арчада Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның“Милли кухня” көне үтте. Анда катнашучылар татар, рус, япон, үзбәк, әзәрбайҗан кухняларын тәкъдим итте. Килгән халык тема буенча бизәлгән сәүдә нокталарындагы ризыклардан авыз итте. Тулырак »

Кызыклы юнәлешләр бар

9 мая 001Быел апрель аенда Арча муниципаль район башлыгы каршында Инвестиция советы төзелде. Аның максаты — район территориясендә инвестиция эшчәнлеген җәелдерү, шул исәптән муниципаль һәм дәүләт ярдәме алу өчен инвестиция проектларын тәкъдим итү. Тулырак »

Хөрмәтле район эшмәкәрләре!

Сезне Россия эшмәкәрлек көне — районыбызның социаль–икътисадый иминлегенә ярдәм итүче, икътисадны үстерүгә өлеш кертүче энергияле һәм инициативалы кешеләр бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Тулырак »

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!

Тиздән бөтен ил буенча, барлык уку йортларыда Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре узачак.   Гомерлеккә татлы моң булып керәчәк кыңгырау чыңы  укучыларны алдагы көннәренең гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч та, шул ук вакытта мөстәкыйльлек тә кирәк булачагын искәртеп тора. Тулырак »

Яңгырсыз сынау

фотки 010Узган ел җәйгә чыгуга үтә гомер күккә карап, дип язган идем инде. Быел да эшләр шуңа таба бара.

— Һава торышы былтыргыга бик охшаган, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов. — Май аенда мондый эсселек тору әйбәт түгел, дым юкка чыга, туфрак кибә. Тишелеп чыккан үсемлекләр тизрәк үсәргә омтыла, тамыр системасы ныгый алмый кала, тармаклану урынына көпшәләнү башлана. Тулырак »

А—яй—яй, татар кызлары матур…

озын толым абуна 139

Узган атнада Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә  Бөтендөнья татар конгрессы инициативасы белән “Озын толымлы татар кызыбәйгесе үткәрелде. Анда Арчадан тыш Әтнә, Кукмара, Чаллы уку йортларында белем алучы татар кызлары да катнашты. Жюри составында Бөтендөнья татар хатын—кызларының «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, Арча район хатын—кызлар советы җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова да бар иде.

Тулырак »

ЭЗЛӘҮ
ИГЪТИБАР, КОНКУРС!
Сораштыру

Конкурсантлар өчен тавыш бирегез:

  • Фания Гумарова (45%, 126 тавыш)
  • Конкурсант 2 (19%, 55 тавыш)
  • Диана Шафигуллина (13%, 36 тавыш)
  • Конкурсант 1 (11%, 30 тавыш)
  • Конкурсант 3 (6%, 16 тавыш)
  • Алсу Жарова (Соль–Илецк) (4%, 10 тавыш)
  • Конкурсант 4 (Болгария) (2%, 5 тавыш)
  • Наталья Ахтямова (Турция) (1%, 3 тавыш)
  • Рузиля Камаева (0%, 1 тавыш)
  • Айгуль (Турция) (0%, 1 тавыш)
  • ИльIат Файзуллин (Эльбрус) (0%, 0 тавыш)
  • Каримовы (Абхазия) (0%, 0 тавыш)
  • Лилия (0%, 0 тавыш)

Барысы: 283

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2013 выдано Федеральной службы по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»